news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын башка максатларга юнәлдерү турында закон кабул ителде

Үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турында» 12 федераль законы маддәсенә һәм Россиянең аерым закон актларына кертелә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Хатын-кызлар ана капиталы акчасыын пенсия туплау өчен тотудан баш тарткан очракта, акчаны кире кайтарып ярты ел узганнан соң, башка максатларда файдалана алачак. Үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турында» 12 федераль законы маддәсенә һәм Россиянең аерым закон актларына кертелә. Бу хакта РИА Новости яза.

Гамәлдәге закон буенча, ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, бакча участогында йорт төзүгә, балаларны укытуга, айлык түләүләргә, әнинең пенсиясенә яки инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә тотып була.

Закон буенча, РФ Пенсия фонды счетына акча кергәннән соң ана (гаилә) капиталы акчасын кире алган хатын-кызларга 6 ай вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә алар ана капиталы акчасына торак шартларын яхшырту, балага белем бирү, инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәтләр сатып алу турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Документларда әйтелгәнчә, хатын-кыз «алынган акчага ихтыяҗ булмаган очракта, ана капиталы акчасын (бер өлешен) файдалану турында гариза бирү срогын 6 айга озайту турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала».

Күрсәтелгән срок, ана капиталы акчасы түләнәчәк максатларны тормышка ашыру өчен кирәкле документларны рәсмиләштерүнең озак вакытка сузылуына бәйле.

Күрсәтелгән 6 ай вакыт эчендә ана капиталы акчасын файдалану турында яки мондый гаризаны бирү вакытын озайту турында гариза булмаса, акчаны автомат рәвештә пенсия туплауга җибәрү карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100