news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының уртача хезмәт хакы 36,2 мең сумга җитте

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 5,6 процент тәшкил иткән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 2019 елның беренче тугыз аенда Татарстанда предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, 36 мең 200,1 сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Айга үсеш 0,2 процентка тигез. 2018 елның гыйнвар-сентябрь айлары белән чагыштырганда уртача хезмәт хакы 5,4 процентка арткан, диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта республикада «реаль хезмәт хакы (товарларга һәм хезмәтләргә куллану бәяләре индексы белән исәпләнгән) бер ел эчендә 1,1 процентка артты.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100