Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда автомобильгә бәяләр утильләштерү җыемы арту сәбәпле күтәреләчәк
Автомобильләрнең бәясе уртача 2-4 процентка артырга мөмкин.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2020 елда автомобиль бәяләре утильләштерү җыемын арттыру аркасында якынча 2-4 процентка күтәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан автодилерлар ассоциациясе башлыгы Руслан Абдулнасыйров сөйләде.
«Утильләштерү җыемын 80 процентка индексацияләгәндә, автомобиль бәясе 2-4 процентка артырга мөмкин. Ягъни бу яңа автомобильләрнең аз сатылуы фонында шактый сизелерлек», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Бәяләр арту яңа машиналар сату күләменең кимүенә китерәчәк, шулай булган очракта автомобильләр җитештерү дә кимиячәк.
«Хәзер Россиядә автомобиль уртача 700 мең сум тора, димәк, бәясе якынча 25 мең сумга арта, бу шактый сумма. Базар утырачак, әмма әлегә ни дәрәҗәдә көчле булуына төгәл фаразлар юк», — диде Абдулнасыйров.
Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан тәгәрмәчле транспорт чараларына (шасси) һәм тагылмаларга утильләштерү җыемы ставкасы индексацияләнәчәк. Документка аңлатма язуында артуның максаты «Россиядә калдыкларны эшкәртү буенча экологик куркынычсыз технологияләрне үстерү өчен шартлар тудыру» -дип күрсәтелгән.
Җиңел автомобильләр сегментында ставкалар уртача 110,7 процентка артачак. Шул ук вакытта 1-2 литр күләмле двигательле автомобильләрнең иң массакүләм сегментына утильләштерү җыемы якынча 112,4 процентка артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз