news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Герман Греф ел ахырында Россия валютасы ныгыр дип өметләнә

Саклык банкы башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә валюта курсы тиешенчә бәяләнмәгән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Саклык банкы башлыгы Герман Греф ел ахырында Россия валютасы ныгыр дип өметләнә. Ул Наилә Әскәр-задәнең «Россия 1» телеканалындагы «Куркыныч вирус. Исән калу планы» дигән фильмы өчен биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бүгенге көндә валюта курсы тиешенчә бәяләнмәгән. Әгәр дә геосәяси факторлар һәм коронавируска бәйле вазгыять азмы-күпме тотрыклы, аңлаешлы төс алса, Россия валютасы ел ахырына кадәр ныгыр дип өметләнәм. Икенче факторга килсәк, бу, нигездә, фундаменталь икътисади сәбәпләр. Бу – валюта агымы һәм валюта балансы. Безнең экспорт товарлары, беренче чиратта, нефтькә бәяләр шуларга бәйле», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100