news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евро бәясе 2016 елдан бирле беренче тапкыр 91 сумнан артып китте

Доллар курсы 78,2 сумны узды.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Долларга карата рубльның бәясе кимү Европа валютасына карата кимүне дә тизләтте. Бу хакта Мәскәү биржа мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, Европа валютасы курсы 17:06 сәгатькә (Мәскәү вакыты белән) 2016 елның февраленнән беренче тапкыр 91,01 сумга кадәр күтәрелде. Үз чиратында, доллар курсы 78,2 сумнан артып китте (2 апрельдән беренче тапкыр).

Brent маркалы нефтьнең бер барреле бәясе ноябрь аенда 0,8 процентка — 41,6 долларга кадәр кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100