news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан автодилерлары “түгәрәк өстәл”дә үз проблемалары хакында фикер алышты
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Татарстанда автобазар динамик рәвештә үсә дигән уртак фикергә килде
Скопировать ссылку
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Кирилл Федоров). Бүген «Коммерсантъ в Казани» нәшрият йорты «Автомобиль» медиа төркеме белән бергә “Татарстанда автодилерлар эшенең үзенчәлеге. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрде.
Бу чара автобазарда катнашучыларны һөнәри даирәдә базарның мөһим проблемалары һәм аларны хәл итү мөмкинлекләре буенча фикер алышырга, файдалы эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен бергә җыйды.
“Түгәрәк өстәл” эшендә Татарстанның эре автодилерлары - «Транстехсервис», Ак Барс Автомобили, «Алтын-Авто» ҖЧҖ, «КАН-Автоваз» ҖЧҖ, «Таттранском 16» ҖЧҖ, «АКОС-ЮГ» ҖЧҖ, «Альфастрахование» ААҖ, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Татарстанда автобазар динамик рәвештә үсә дигән уртак фикергә килде. Автодилерлар арасында көндәшлек Мәскәүдәге кебек түгел. Шул ук вакытта ТР территориясендә автобизнеста яңа дилерлар пәйда булуын кире кагалар.
Чарада катнашучылар хәзер төп басымны сатып алынган автомобильләргә хезмәт күрсәтү сыйфатына ясарга кирәклеген белдерде. Сервис автодилерны сайлаган вакытта һәм күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфаты зур роль уйный, ә болар - автомобильне сатып алган урында ук иминиятләштерү, банк сайлау һәм кыска вакытта кредит рәсмиләштерү, гарантияле һәм гарантиядән соң хезмәт күрсәтү һәм башкалар сатып алучының лояльлегенә бәйле булачак. Шул ук вакытта күбесе квалификацияле кадрларга кытлык булуга зарланды.
“Соры” дилерларга килгәндә, «КАН-Автоваз» вәкиле белдергәнчә, бу үзебездә җитештерелгән автомобильләрне сатуга кагыла, әмма «Автоваз» үз дилерларына таләпләрне катгыйландырды һәм Татарстан территориясендә “соры” дилерлар юк.
Шулай ук кулланучылар экстремизмы һәм аңа каршы тору темасы да күтәрелде. Дилерларны намуссыз сатып алучылардан яклау өчен автомобиль кабул итүнең процедураларын (бу сервиска да кагыла) ачык итеп күрсәтергә кирәк дигән уртак фикергә килделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot