news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин М12 трассасын төзүне тизләтү бурычын куйды

Төзүчеләр юлларның кыска өлешләрен тапшырып, М12 Мәскәү — Түбән Новгород — Казан — Екатеринбург автотрассасы төзелешен мөмкин кадәр тизләтергә тиеш.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Төзүчеләр юлларның кыска өлешләрен тапшырып, М12 Мәскәү — Түбән Новгород — Казан — Екатеринбург автотрассасы төзелешен мөмкин кадәр тизләтергә тиеш. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин аларга шундый бурыч куйды, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Безнең илдә беркайчан да өч ел эчендә 810 километр озынлыктагы юл төзелмәде. Сер итеп әйтәм, мин, чыннан да, төзүчеләргә бурыч куйдым: кемнең 20-40 километр юлы әзер икән, файдалануга тапшырырга кирәк», — дип белдерде Хөснуллин Instagram социаль челтәрендә оештырылган туры эфирда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100