news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин КАМАЗ йөк машиналарының яңа буыны өчен рамнар җитештерүне эшләтеп җибәрде

Яңа производство «КАМАЗ» пресс-рам заводын модернизацияләү проекты кысаларында булдырылган.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Яңа буын йөк машиналары өчен рамнар җитештерү КАМАЗда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» директорлар советы рәисе Сергей Чемезов катнашында эшләтеп җибәрелде.

Компаниянең генераль директоры Сергей Когогин сүзләренчә, рам ясый торган яңа заводны эшләтеп җибәрү — автомобиль җитештерүчесе өчен яңа технологик дәрәҗәгә күчү. Ул дөньякүләм җитештерүчеләр белән көндәшлек өчен К5 буыны «КАМАЗ» автомобильләре иң яхшы узеллар, агрегатлар һәм комплектлау җайланмалары белән җиһазландырылачагын әйтте.

Яңа производство «КАМАЗ» пресс-рам заводын модернизацияләү проекты кысаларында булдырылган. Ул өч төп линияне үз эченә ала: лонжероннар ясау буенча автоматик линия, лонжероннарны һәм рам детальләрен буяу линиясе, рамнар җыю конвейеры.

Чара барышында хезмәт коллективын бүләкләү булды. Алексей Песошин һәм Сергей Чемезов камазлыларга федераль һәм республика бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100