news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итү буенча лидер-төбәк булып танылды

Мәскәүдә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча XV Бөтенроссия конференциясендә республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиевка нәтиҗәле эше өчен бүләк тапшырылды.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов эшкуарларның хокукларын яклау буенча XV Бөтенроссия конференциясендә йомгак ясаганда, Татарстанның бизнес-бергәлек белән үзара хезмәттәшлек итү һәм матбугатта эшмәкәрлек проблемаларын яктырту буенча лидер булуын әйтте.

Бу уңайдан ТР Президенты ярдәмчесе — республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиевка нәтиҗәле эше өчен бүләк тапшырылды.

«Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча төбәк вәкилләренең эше максималь мәгълүмати ачыклык таләп итә», — диде Борис Титов.

ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев, үз чиратында, Россия һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары бизнес-өлкәдәге иң актуаль мәсьәләләрне күтәреп кенә калмыйлар, ә «бизнес мөрәҗәгате буенча табылган мәсьәләләрне хәл итү юлларын һәм алымнарын эзләүдә дә ярдәм итәләр», - дип белдерде.

Бүләкне кабул итеп, ул Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уңай эшлекле климат формалаштыру өчен планлы эш алып барылуын искәртте.

Габделганиев фикеренчә, узган ел вәкаләтле вәкил исеменә кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе пандемия вакытында эшмәкәрләргә эш алып барырга туры килгән проблемаларның глобальлеген генә түгел, бизнес вәкилләренең җирле хакимият органнарына ышанычының югары дәрәҗәдә булуын да дәлилли. «Мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артык очрагында мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын торгыза алдык, калган очракларда алар тулы консультация алдылар», — дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100