news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәрләр көнендә Икътисад министрлыгы кризиска каршы Zoom-форум үткәрә

Бөтен ил экспертлары, аналитиклар һәм бизнесменнар кризис шартларындагы эшчәнлек турында фикер алышачак.

Эшмәкәрләр көнендә Икътисад министрлыгы кризиска каршы Zoom-форум үткәрә

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Россия эшмәкәрләре көнендә Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен ил бизнесменнары өчен масштаблы онлайн-форум уздырачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?» онлайн-форумы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуга һәм үзара ярдәм итү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шул ук вакытта ведомствода, тере аралашу мөмкинлеге булмаудан тыш, берничә активлык төре карала, диделәр. Биредә хакимият вәкилләре белән диалог, экспертларның докладлары, бизнес-квиз һ.б. булачак, дип өстәделәр.

«Эшмәкәрләр һәм дәүләт органнары вәкилләре тәҗрибә уртаклашачак һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйлиячәкләр. Чара дәвамында чатта хәзерге шартларда бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерүдә экспертлар һәм белгечләр консультацияләре узачак», - диделәр форумны оештыручылар.

Форумның онлайн-мәйданчыгы 26 майда 15.00 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. Параллель рәвештә трансляция «Эшкуарлык фабрикасы» проектының YouTube-каналында барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100