news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионерларны «Мир» картасына күчерүне 1 октябрьгә кадәр озайттылар

Банклар пенсияләрне 2020 елның 1 июленнән соң да теләсә нинди карталарга күчерүне дәвам итә алачак.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклау ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, пенсионерларны «Мир» картасына күчерү 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды. Бу хакта Үзәк Банк сайтында хәбәр ителә.

«Банклар 2020 елның 1 июленнән соң да пенсияләрне теләсә нинди карталарга күчерүне дәвам итә алачак. Бу пенсионерлар үз-үзләрен изоляцияләү шартларында кредит оешмалары офисларына „Мир“ карталарын алырга барып йөрмәсен өчен эшләнә», — диелә хәбәрдә.

1 июльгә кадәр пенсияләрен банк карталарында алучы пенсионерларны илкүләм түләү инструменты — «Мир» картасына күчерү тәмамланырга тиеш. Шул ук вакытта пенсияләрне банк карталары белән бәйле булмаган счетларга күчерү, шулай ук башка ысуллар белән акча алу мөмкинлеге саклана. Хәзерге вакытта «Мир» картасына күчерелергә тиешле пенсионерларның күбесе алардан файдалана инде, әмма әле алмаган кешеләр дә бар.

Элегрәк «Татар-информ» Үзәк Банкы еллык төп ставканы 5,5 процентка кадәр киметте, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100