news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дизель ягулыгы арзаная, бензин бәясе үзгәрми

АИ-92 маркалы бензинның бер литры 46,2 сум тора, АИ-95 — 49,9 сум, ә АИ-98 — 59 сум.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). 11 марттан 18 мартка кадәр Казанда барлык маркалы бензин бәясе алдагы атна дәрәҗәсендә калган, ә дизель ягулыгының бәясе кими.

Бер атнада дизель ягулыгы бәясе 0,1 процентка кимегән. Шулай итеп, бер литр «дизель» бәясе 52,5 сумга кадәр төште. Әмма, узган елның декабренә караганда, бәя 3,1 процентка югарырак. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итте.

АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин бәяләре бу чорда элеккеге дәрәҗәдә калган. АИ-92 маркалы бензинның бер литры 46,2 сум тора, АИ-95 — 49,9 сум, ә АИ-98 — 59 сум.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә мотор ягулыгына бәяләр кимү тенденциясе 1,5 елга беренче тапкыр күзәтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100