Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Архангельск өлкәсе вәкилләре белән хезмәттәшлек хакында фикер алышачак
Өлкә делегациясе ТР Хөкүмәте вәкилләре белән бергә мәгълүмати технологияләр һәм IT-проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен тикшерәчәк.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Архангельск өлкәсе делегациясе ике төбәк карасындагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышу өчен Татарстанга киләчәк.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта хәбәр иткәнчә, әлеге эш сәфәре кысаларында Архангельск делегациясе кайбер компания һәм объектларда булыр, шулай ук өлкә губернаторы Татарстан Республикасы Президенты белән очрашыр дип көтелә.
Сәфәр барышында делегация әгъзалары республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә булачак. Кунаклар шулай ук Татарстаннан йөк суднолары сатып алу, мәгълүмати технологияләр һәм IT-проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары хакында да фикер алышачак.
Моннан тыш, очрашуның көн тәртибенә Архангельск өлкәсенең алмаз чыгару предприятиеләре өчен «КАМАЗ» автомобильләре сатып алу мәсьәләсе дә кертелгән. Рөстәм Миңнеханов Архангельск татарлары вәкиле Рим Кәлимуллин белән очрашыр дип көтелә.
2010 елгы мәгълүматлар буенча, Архангельск өлкәсендә татарлар 2 335 кеше тәшкил итә, дип искәртте Галимова.
Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе элегрәк Арктика мәйданчыкларында хезмәттәшлекне җайга салган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз