news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин эшсезлек буенча пособиене минималь хезмәт хакы күләменә җиткерергә тәкъдим итте

Дәүләт башлыгы коронавирус аркасында эшен югалткан кешеләргә өстәмә ярдәм турында әйтте.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Эшсезлек буенча пособие 12 130 сум тәшкил итәчәк. Бу коронавирус пандемиясе аркасында эшен югалткан гражданнарга ярдәм чарасы булачак. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте.

Коронавирус пандемиясе аркасында, башка илләрнеке кебек үк, Россия икътисадына тискәре басым ясала. Шуңа күрә эшен югалтучыларга ярдәм күрсәтергә кирәк.

«Кайбер категорияләрдән кала, хәзер эшсезлек буенча аена 8 мең сум пособие түләнә. Аны минималь хезмәт хакы күләменә кадәр арттырырга тәкъдим итәм. Ул — 1210 сум», — диде Владимир Путин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100