news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ФАСТТРЕК.РФ порталы аша Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр дәүләт ярдәме алган

Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары күрелә.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр ФАСТТРЕК платформасыннан файдалаган. Ул эшмәкәрләргә финанс һәм башка төр хезмәтләрне «бер тәрәзә аша» форматында тәкъдим итү өчен 2019 елда ачылган иде.

Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Илкүләм проект буенча, үткән ел республикада 28 меңнән артык эшмәкәргә мәгълүмати-консультацион хезмәт күрсәтелгән. Мәсәлән, «Минем бизнес» форумы 12 меңнән артык кешене җыйган.

Шулай ук Татарстанда сәнәгать инфраструктурасы объектлары 100гә җиткән. Республикада 80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркында 1,4 меңнән артык компания эшчәнлек алып бара, аларда 30 мең эш урыны булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100