Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Лениногорск районына сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштырырга өндәде
Муниципалитетта үсеш алган инфраструктуралы алты сәнәгать мәйданчыгы бар.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районы җитәкчелегенә инвесторлар эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта республика парламенты башлыгы район Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
«Районда эшмәкәрләр белән эшләүнең яхшы формалары табылды. Әмма, сәнәгать җитештерүе күләмен киметмәс өчен, инвесторларны активрак эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыкларын йөкләргә кирәк», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында Лениногорск районы, тугыз позицияне югалтып, 45нче урынны алган. Аның фикеренчә, җитәкчелеккә булган резервларны эшкә җигәргә кирәк, ә моның өчен районда бөтен кирәкле шартлар тудырылган, шул исәптән үсеш алган инфраструктуралы алты сәнәгать мәйданчыгы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз