news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Бизнес өчен чикләүләрне йомшарту турында март аенда фикер алышачаклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән традицион очрашу үткәрәчәк.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда бизнес өчен чикләүләрне йомшарту турында карар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның эшкуарлар белән очрашуыннан соң кабул ителәчәк.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов март аенда эшкуарлар белән очрашырга ниятли. «Эшмәкәрләр очрашуда чикләүләрне йомшарту турындагы мәсьәләне күтәрсә, аның хакында фикер алышачаклар», - диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов кварталга бер тапкыр республика эшкуарлары белән традицион очрашу үткәрә. Әйтик, үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда ул эшмәкәрләр белән онлайн-форматта очрашты.

«Пандемия аркасында аеруча нык зыян күргән җәмәгать туклануы өлкәсендә чикләүләр акрынлап йомшартылды. Шунлыктан март аендагы очрашуда әлеге мәсьәлә кузгатылса, Президент аны тикшереп, тиешле карар кабул итәчәк», - дип искәртте матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100