news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә февраль аенда ипи һәм май 2,1 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Коммуналь хезмәтләр, логистика, төрү материалы (һ.б.) кыйммәтләнү аркасында Россия җитештерүчеләренең чыгымнары арту бәяләр динамикасына тискәре йогынты ясаячак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә ипи һәм он бәясе тотрыклыланды диярлек, шулай да аларның бераз кыйммәтләнүе көтелә. Әйтик, февраль аенда бодай оныннан пешерелгән ипинең бәясе 2,1 процентка күтәрелергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Бүгенге көндә он һәм ипигә җитештерүчеләр куйган бәя тотрыклыланды диярлек. Шуның белән бергә, коммуналь хезмәтләр, логистика, төрү материалы (һ.б.) кыйммәтләнү аркасында Россия җитештерүчеләренең чыгымнары арту бәяләр динамикасына тискәре йогынты ясаячак», — дип аңлаттылар ведомствода әлеге вазгыятьне.

Моннан тыш, төньяк ярымшардагы илләрдә уңышның түбән булуына бәйле рәвештә, дөнья базарында бодайга бәяләрнең артуы да өстәмә куркыныч тудырачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгы докладында әйтелгәнчә, февраль аенда җитештерүчеләрдә бодай оны агымдагы елның ноябрь ае күрсәткечләренә карата 2,9 процентка артырга, ә ваклап сату базарында бер килограммы 47 сумга (+3,7 процент) җитәргә мөмкин.

Февраль аенда шулай ук көнбагыш маеның бәясе дә артыр дип көтелә. Ул 2021 елның ноябре белән чагыштырганда 2,2 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100