Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2025 елга кадәр җинаятьчелеккә каршы көрәшкә 11,4 млрд сум сарыф ителәчәк
Киләсе елда иҗтимагый хокук тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш программасына 2,2 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2025 елга кадәр иҗтимагый хокук тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш программасына тагын 11,4 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
«Программа паспортының “Еллар һәм чыганаклар буенча бүлеп программаны финанслау күләмнәре“ дигән юлын түбәндәге редакциядә бирергә: 2021 ел – 2 295, 1572 миллион сум; 2022 ел – 2 294,1872 миллион сум; 2023 ел – 2 294,1872 миллион сум; 2024 ел – 2 294,1872 миллион сум; 2025 ел – 2 294,1872 миллион сум», - диелә документларда.
Программаны финанслауның гомуми күләме 2014 елдан башлап 25 миллиард сумнан артып китәчәк. Аны гамәлгә ашыру өчен акча республика бюджетыннан күчерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз