news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда пенсияләрне 6,3 процентка индексацияләячәкләр

Пенсия уртача алганда мең сумга артачак.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан барлык иминият пенсияләре дә 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, гамәлдәге законнар нигезендә эшләмәүче пенсионерларның барлык иминият пенсияләренә, картлык буенча пенсияләрне дә кертеп, 1 гыйнвардан индексация үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин сентябрь аенда сенаторлар белән узган очрашуда, илдәге социаль-икътисади вазгыятькә дә карамастан, иминият пенсияләренең индексацияләнәчәге хакында белдергән иде.

Пенсия уртача алганда мең сумга артачак.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлар ала торган акчалата түләүләр 1 февральдән артачак. «Биредә индексациянең күләме моннан алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып билгеләнә, әлегә ул 3,8 процент тәшкил итә», - диде Бибикова.

Социаль пенсияләр 1 апрельдән индексацияләнәчәк. Әлеге пенсия шулай ук «пенсионерның яшәү минимумы фаразланган үсеш индексы» күләменә карап ел саен күтәрелә. Әлегә ул 2,6 процент тәшкил итә, әмма бу күрсәткеч үзгәрергә дә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100