news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Ноябрьдән кайбер категориягә керүче гражданнарның пенсияләрен арттыралар

Шулай итеп, октябрь аенда үзенең 80 яшьлеген бәйрәм итүчеләр өчен картлык буенча пенсиянең иминият өлеше күләме 12 088,96 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева 1 ноябрьдә кайбер категориягә керүче гражданнарның пенсияләрен арттырулары турында сөйләде.

Шулай итеп, октябрь аенда үзенең 80 яшьлеген бәйрәм итүчеләр өчен картлык буенча пенсиянең иминият өлеше күләме 12 088,96 сум тәшкил итәчәк.

Белгеч сүзләренчә, эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнми, әмма алар июльдә эштән киткән булсалар, 3 ай узгач (ягъни ноябрьдә) картлык буенча иминият түләүләре турында хәбәр ителәчәк, алар эшләгән вакытта югалткан барлык индексацияләр дә кертеләчәк.

Әгәр эштән агымдагы елның июленнән соң чыксалар, якындагы айларда шундый исәп-хисап булачак.

Шулай ук элеккеге очучыларның һәм шахтерларның да пенсияләре артачак. Аларның пенсияләре өч айга бер тапкыр индексацияләнәчәк һәм чираттагы шундый срок нәкъ менә ноябрьгә туры килә, дип өстәде Елена Григорьева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100