Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы яшәү минимумын 11 653 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте
Бу атнада проект Дәүләт Думасына тапшырылачак.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елда яшәү минимумын 11 653 сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«2020 елда Россия буенча бер кеше өчен уртача яшәү минимумы 11 241 сум булачак дип фаразлана. 2021 елда кулланучылар бәясе 3,7 процентка арткан очракта, яшәү минимумы 11 653 сум тәшкил итәчәк», — диде ведомство башлыгы урынбасары Андрей Пудов.
Алдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы минимумны шартлы кулланучылар кәрзине бәясе буларак түгел, ә бер җан башына билгеләнгән керемнең өлеше итеп билгеләргә тәкъдим итте. Бу атнада проект Дәүләт Думасына тапшырылачак.
Андрей Пудов сүзләренчә, минималь хезмәт хакы (12130 сум) белән чагыштырганда үсеш 105,5 процент тәшкил итә, бу яңалык 3,9 миллион кешегә кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз