“Татнефть” 7 ел эчендә әйләнә-тирә мохитны саклауга 28 миллиард сум акча юнәлткән

Компаниянең яңа экология программасы 34 юнәлеш буенча табигатьне саклау чараларын үз эченә ала
(Әлмәт, 24 сентябрь, “Татар-информ”). “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте 7 ел эчендә әйләнә-тирә мохитны саклауга 28 миллиард сум акча (шуның 4,9 миллиарды – 2007 елда) юнәлткән. Бу хакта Әлмәттә узучы “Нефть-газ комплексы предприятиеләрендә әйләнә-тирә мохитны саклау” дип исемләнгән Бөтенроссия конференциясендә катнашучылар алган материалларда хәбәр ителә.
Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарында нефть инде 60 елдан артык чыгарыла. Бу вакыт эчендә 3 миллиард тоннадан артык “кара алтын” табылган. Нефть ятмаларын эшкәртүгә бәйле экология проблемалары башлангыч этапта ук килеп туа. Ул чагында аларны үзләштерү “Теләсә нинди юллар белән күп итеп нефть чыгару” дигән рәсми шигарь астында алып барыла. Боларның барысы да экология торышы чиктән тыш киеренке төс алуга, җир өсте һәм җир асты суларының нык пычрануына, һава һәм җир ресурсларының зарарлануына китерә.
80нче еллар ахырында “Татнефть” ААҖнең табигатьне саклау эшчәнлеге активлаша. Нефть “Табигатькә зыян салма” дигән яңа шигарь астында чыгарыла башлый. Хәзерге вакытта компания республиканың 21 административ районы территориясендә эшли һәм төбәктәге экология куркынычсызлыгы өчен үзен җаваплы тоя. “Татнефть”тә 2015 елга кадәр исәпләнгән киң колачлы экология программасы гамәлгә куелган. Анда эшчәнлекнең 34 юнәлеше буенча табигатьне саклау чаралары каралган. Алар атмосфера, су объектлары, җир һәм урман ресурсларын яхшыртуны максат итеп куя.
Торба үткәргечләрдә килеп чыккан аварияләр табигатькә зур зыян салуга бәйле рәвештә, коррозия ингибиторлары, металл-пластмасс һәм коррозиягә бирешми торган торбалар җитештерү объектлары булдырылган. 1990 еллардан башлап, коррозиягә каршы технологияләрне күпләп гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, нефть чыгару коммуникацияләрендәге аварияләр саны дистәләрчә мәртәбә кимегән.
Автотранспорттан бүленеп чыккан зарарлы газларны киметү максатыннан узган ел “Татнефть”тә эшләүче 200дән артык автомобильдә газ баллонннары урнаштырылган. Соңгы 5 елда компания Әлмәттән читкә 2 мең берәмлектән артык хәрәкәттәге техника чыгарган. Элегрәк факелларда яндырылган иярчен нефть газы бүгенге көндә тулысынча эшкәртелә. “Татнефть”тә аны эшкәртү коэффициенты – илнең нефть тармагында иң югарысы. Тулаем алганда, соңгы 20 елда атмосферага заралы матдәләрнең чыгарылуы өч ярым мәртәбә кимегән.
Су объектларын саклау буенча киң колачлы чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төбәкнең төп елгаларында хлоридлар һәм нефть продуктларының микъдары тиешле нормадан артмый. Компания эшчәнлек алып бара торган территориядә 500дән артык чишмә чистартылган һәм тәртипкә китерелгән.