Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядән Донбасска мәктәп һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр төялгән 40тан артык автомобиль җибәрелгән
Алар 700 тоннага якын дәреслекләр илтә
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Донбасс өчен гуманитар ярдәм төялгән исәбе буенча 37нче автоколоннаны әзерләүгә кереште. Яңа уку елы алдыннан йөкнең зур өлешен дәреслекләр тәшкил итә, дип тапшыра ТАСС.
Чираттагы колонна составына керәчәк 40тан артык автомбиль 07.00дә Мәскәү өлкәсеннән Ростов өлкәсенә юл алган. Алар Донбасс укучылары һәм студентлары өчен РФ Мәгариф министрлыгы биргән 700 тонна дәреслек алып бара.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дон коткару үзәгендә Ногинск автомобильләренә башка төбәк машиналары да кушыла. Колонна 1,2 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм илтер дип планлаштырыла.
Йөк составына, дәреслекләрдән тыш, 500 тоннадан артык азык-төлек - ярма, он, чәй һәм консервалар да керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз