news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсия салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр

Салым чигерүеннән булачак пенсиягә мөстәкыйль рәвештә акча тупларга карар кылган гражданнар файдалана ала.

Россиядә пенсия салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Үзеннән-үзе көйләнә торган пенсия оешмалары, гражданнарның өстәмә пенсиягә мөстәкыйль рәвештә акча туплау стимулы барлыкка килсен өчен, Россия Банкына салым чигерүе кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Хәзерге вакытта социаль салым чигерүе елына 120 мең сум (15,6 мең сум) күләмендә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта, ул дүрт компоненттан (медицина, белем бирү, тормышны иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итү) гыйбарәт. Салым чигерүенең күләме инде ун елдан артык индексацияләнмәде», - дип искәртә басма мөрәҗәгатьтә тәкъдим ителгән мәгълүматларга сылтама белән.

Салым чигерүенең лимиты 400 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Шуның хисабына гражданнар үзләренең ирекле взносларыннан 52 мең сумга кадәр акча кайтара ала. Икенче вариант сыйфатында хезмәт хакының 6 проценты күләмендәге лимит карала.

Үзеннән-үзе көйләнә торган пенсия оешмаларының тәкъдименә Үзәк Банк әлеге идеяне гамәлгә ашыруның потенциаль нәтиҗәсен бәяләргә кирәк, дип җавап бирде.

«Татар-информ» агентлыгы быелның августыннан Россиядә эшләүче пенсионерларга түләүләр артачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100