news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң күп хезмәт хакы түләнә торган тармаклар билгеле

«Соры» хезмәт базарында эшләүчеләр эштән чыгарылган очракта тулы күләмдә социаль түләүләргә дәгъва итә алмый, дип искәртте Эльмира Зарипова.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда банк һәм финанс өлкә вәкилләре, нефть чыгару тармагы хезмәткәрләре иң югары хезмәт хакы ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Традицион рәвештә файдалы казылмалар чыгару тармагында, банк һәм финанс өлкәләрендә эшләүчеләр югары хезмәт хакы ала. Әмма, кызганычка, даими игътибар зонасындагы тармаклар да бар», — диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.

«Без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең, шулай ук кунакханә һәм туристлык бизнесы, ресторан эше вәкилләре белән хезмәт хакын арттыру буенча тыгыз эшлибез», — диде ул.

Министр аныклавынча, хезмәт күрсәтү өлкәсе аерым игътибар таләп итә, чөнки анда «шулай да „соры хезмәт хакы“ өлеше бар һәм, әлбәттә, аны күләгәдән чыгару бурычы тора».

Шуңа бәйле рәвештә, «соры» хезмәт базарында эшләүчеләр эштән чыгарылган очракта тулы күләмдә социаль түләүләргә дәгъва итә алмый, дип искәртте Эльмира Зарипова. Аерым алганда, алар эшсезлек яки йөклелек буенча минималь пособие алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100