Әгерҗедә 1 миллион 7 мең 600 сум үзара салым акчасы җыелган

Бүгенге көнгә 2017 ел өчен 5038 әгерҗеле 200әр сум үзара салым акчасын тапшырган.

(Әгерҗе, 24 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүгенге көнгә 2017 ел өчен 5038 әгерҗеле 200әр сум үзара салым акчасын тапшырган. Бу – 1 миллион 7 мең 600 сум дигән сүз, дип яза район газетасы.

1 июньгә кадәр җыелган 913 мең сум акчаның һәр сумына Хөкүмәт тарафыннан дүртәр сум өстәлеп, дүрт миллион ярым сум акча шәһәр бюджетына кайткан инде. Соңрак тапшырылганнарына өстәмә субсидия яңадан киләчәк.