^КамАЗ йөк машиналары җитештерү күләмен арттырачак

^КамАЗ йөк машиналары җитештерү күләмен арттырачак

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). КамАЗ Россия базарында автомобильләр сату өлешен 2004 елдагы 34 проценттан агымдагы елда 40 процентка кадәр арттырырга ниятли. Быел 31,5 мең "КамАЗ" автомобиле, 900 пассажир автобусы, 11,1 мең тагылма арба сату планлаштырыла. Барлыгы 32,8 миллиард сум күләмендә тауар продукциясе сату ниятләнә, бу 2004 ел күрсәткечләренә караганда, 1,3 тапкыр күбрәк. Чит илгә җитештерелә торган продукциянең 21 процентын, шул исәптә 6504 йөк машинасы җибәрү ниятләнә. Төп эшчәнлекнең рентабельлеге 4,9 проценттан түбән булмас, дип фаразлана. Чиста керем 306 миллион сум тирәсе (2004 елда 41,4 миллион) көтелә.