news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка химия тармагы үсешендә инновацион проектларны тәкъдим иттеләр

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнехановка химия тармагы үсешендә инновацион проектларны тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда берничә инновацион проект каралды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пропилен оксиды (ПО) алуның перспектив сәнәгать методлары турында КНИТУ-КХТИ гомуми химия технология кафедрасы мөдире Харлампий Харлампиди сөйләде. Сүз бик кирәкле продукт турында бара, ул полиуретаннар, гликолей, ПАВ, каучуклар, полиоллар, синтетик майлау материаллары алу өчен кулланыла. Илдә бердәнбер җитештерүче — «Нижнекамскнефтехим». Бөтен дөньяда төп җитештерүчеләр — Dow Chemical (АКШ, Германия), Lyondell (АКШ), Dow Chemical / BASF (Бельгия, Таиланд), Shell / BASF (Сингапур), Basell (Нидерланд), Repsol (Испания), BASF (Германия).

SUMITOMO CHEMICAL CO компаниясе пропилен оксидын кумола һәм пропилен гидропероксидыннан алганда ДМФК (диметилфенилкарбинол) гидрирлау стадиясенә кагылышлы ачык патент алган. Гидрирлауны уздыру өчен бакыр, никель, кобальт, палладий, цинк, хром һәм башка ныклы металларны куллану тәкъдим ителә.

Утырышта фенол, ацетон һәм пропилен оксидын уртак җитештерүнең принципиаль схемасы да тәкъдим ителде. «Без моны эшкә кабул итеп алачакбыз һәм сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм химия тармагы предприятиеләренә, «ТАИФ» һәм «Татнефть» төркемнәренә бу теманы өйрәнергә тәкъдим итте.

Казан федераль университеты иярчен газны саклау һәм транспортлауның гидрат технологиясен эшләгән. Бу турыда КФУның кыен чыгарыла торган углеводородлар ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире Михаил Варфоломеев хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бу теманы бик перспектив дип атады, бу технологиянең куллану даирәсен һәм аның икътисадый тәшкилиятен өйрәнергә кушты.

«Сәламәтлек һәм озын гомер өчен биотехнологияләр. Кеше һәм аның экспосомы» нотыгы белән КФУ вәкиле — Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов чыгыш ясады. Фраунгофер (Fraunhofer) исемендәге җәмгыять — Европада иң эре фәнни-гамәли җәмгыятьнең «Тюрингия Интернационал» контакт бюросы директоры,

Россиядә Фраунгофер җәмгыятенең өлкән киңәшчесе Гүзәл Шәйхуллина чыгыш ясады.«Немец мәктәбе — бик җитди. Без үзебезгә кызыклы темалар исемлеген билгеләрбез, аны бергәләп карарбыз һәм югары уку йортлары эшенә кертербез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллыда автокомпонентларны эшкәртү буенча төзелеп килүче «Кориб Металл» заводы эшкә яраксыз автомобиль аккумуляторларын утильләштерәчәк һәм шунда алынган кара кургаш белән Алабуга аккумуляторлар заводын тәэмин итәчәк. Бу хакта «Кориб» ҖЧҖ генераль директоры Олег Коробченко сөйләде.

Директорлар советы 28 майга билгеләнгән «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерларының гомуми җыелышын уздыруга бәйле мәсьәләләрне дә карады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100