news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ришвәтчелек өчен җәзага тартырга мөмкин булган кешеләр исемлеген киңәйтте

Исемлеккә 50 проценттан артык өлеше белән дәүләт идарә итә торган компания вәкилләре, топ-менеджерлары өстәлгән.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Җинаять кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны имзалады. Яңа нормалар илдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"РФ Җинаять кодексының 285 маддәсенә искәрмәләрнең 1нче пункты буенча «Дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт мәнфәгатьләренә каршы җинаятьләр» дип аталган 30 нчы бүлегендә вазифаи затлар исемлеге киңәйтелгән", диелә хәбәрдә.

Җаваплылыкка җәлеп ителергә мөмкин затлар категориясенә 50 процентан артык өлеше дәүләт контролендә булган оешмаларда оештыру-билгеләү яки административ-хуҗалык функцияләрен башкаручы кешеләр керә.

Җинаять җаваплылыгы шулай ук «алтын акция» рәвешендә дәүләтнең махсус хокукы билгеләнгән компанияләр топ-менеджерларына да кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100