Кече эшмәкәрлектән шәһәр бюджетына салым буларак кергән акчаның күләме – 1 млрд. 544 млн. сум

Казан эчке тулаем продуктының 34 процентын кече эшмәкәрлек формалаштыра

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Казан эчке тулаем продуктының 34 процентын кече эшмәкәрлек формалаштыра. Кече эшмәкәрлектән шәһәр бюджетына салым буларак кергән акчаларның күләме 2013 елда 1 млрд. 544 млн. сумга җиткән. “Европа илләрендә икътисадны үстерүдә кече эшмәкәрлекне төп юнәлешләрнең берсе итеп карыйлар. Хәзерге вакытта шәһәрдә кече эшмәкәрлек белән 172 мең кеше шөгыльләнә”, - дип белдерде бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов.

Урынбасар шәһәрдәге эшмәкәрлеккә ярдәмгә республика программалары килүен дә ассызыклады. Мисал өчен, узган ел эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 409 субъект 423,5 млн. сум күләмендәге төрле субсидия һәм грантларга ия булган.

Эшмәкәрлекне хуплау һәм аңа ярдәм итү программалары кысаларында исә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары федераль һәп республика бюджетыннан 418,2 млн. сум күләмендә 344 субсидия алган.”Бу 2013 елда республикада бирелгән барлык субсидияләрнең 52 процентын тәшкил итә”, - дип ассызыклады И. Кузнецов.