news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОСАГО полисларының уртача бәясе үзгәрешсез кала

2022 елның беренче өч атнасында ОСАГО буенча уртача премия күләме Россия Федерациясендә 5 789 сумны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечләр белән тәңгәл диярлек.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 гыйнвар көнне Тариф коридоры киңәйтелүгә карамастан, транспорт хуҗаларының гражданлык бурычын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларының уртача бәясе үзгәрми. Бу хакта Российская газета.ru яза.

2022 елның беренче өч атнасында ОСАГО буенча уртача премия күләме Россия Федерациясендә 5 789 сумны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечләр белән тәңгәл диярлек.

Шул ук вакытта илнең 23 регионында уртача премия төшкән, ә калганнарында элеккечә калган яки бераз гына арткан. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләре берлегенең әлеге чор өчен беренче мәгълүматлары сөйли.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100