news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 20 фандомат 12 млн пластик шешәне эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк

600 тоннага якын пластик һәм алюминийдан яңа товар җитештерергә мөмкин, дип саныйлар «РТ-Инвест» компаниясендә.

Татарстанда 20 фандомат 12 млн пластик шешәне эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). 20 фандомат 12 миллионга якын пластик шешә һәм банканы эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «РТ-Инвест» компаниясенең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

«20 фандомат 11,6 миллион пластик шешә һәм банканы, чүплеккә ташламыйча, эшкәртүгә җибәрү өчен җитә. Бу 600 тоннага якын пластик һәм алюминий дигән сүз, аннан яңа товар эшләп чыгарырга мөмкин. Сынау проекты барышында бер ел эчендә шул күләмдә пластик шешә һәм банка җыярга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый аппаратларның барысы да тулысынча Россиядә җитештереләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы «РТ-Инвест» компаниясенең ай ахырына кадәр Татарстан башкаласында тәүге фандоматлар урнаштырачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Казан мэриясе исә 3 меңгә якын фандомат куярга ниятли. Алар тапшырган пластик шешә өчен акча бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100