news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Социаль эшкуар-2020» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Конкурс түләүләрне кичектерү мөмкинлеге белән 2 миллионнан 40 миллион сумга кадәрге процентсыз займнар рәвешендәге финанс ярдәме бирелә торган проектларны сайлап алу буенча «Безнең киләчәк» Фондының төп механизмы булып тора.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). «Социаль эшкуар-2020» бәйгесенең беренче дулкынына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс түләүләрне кичектерү мөмкинлеге белән 2 миллионнан 40 миллион сумга кадәрге процентсыз займнар рәвешендәге финанс ярдәме бирелә торган проектларны сайлап алу буенча «Безнең киләчәк» Фондының төп механизмы булып тора.

Фонд тарафыннан ярдәм күрсәтелгән эшкуарлар борынгы җитештерү тармагын яңадан торгыза, инвалидлар һәм өлкәннәрне эш белән тәэмин итә, балалар бакчалары һәм медицина үзәкләре ача, калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнә.

Быелгы җәйдә финанс ярдәме алуга дәгъва кылган эшкуарлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар үз гаризаларын 28 февральгә кадәр Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча җибәрергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100