news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сыекландырылган газда эшли торган беренче теплоход Татарстанда төзелә

Елга теплоходын төзү белән Горький исемендәге Яшел Үзән заводы шөгыльләнә.

Россиядә  сыекландырылган газда эшли торган беренче теплоход Татарстанда төзелә
pixabay.com

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда сыекландырылган табигый газ белән эшли торган елга пассажир теплоходын төзү эшләре агымдагы елның ахырында тәмамланачак. Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Сыекландырылган табигый газ белән эшли торган елга пассажир теплоходын төзү – Татарстанда „Ак Барс“ судно төзелеше корпорациясе базасында гамәлгә ашырыла торган мөһим проектларның берсе. Россиядә мондый судноның тиңдәшләре юк», - диде докладчы.

Ленар Сафин сүзләренчә, әлеге судно Казан – Зөя экскурсия маршрутында, шулай ук Казан Кремле янында Казансу елгасы буйлап сәяхәт итү өчен кулланылачак.

Елга теплоходын төзү белән Горький исемендәге Яшел Үзән заводы шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100