news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Бер елда россиялеләрнең реаль керемнәре 3,5 процент дәрәҗәсендә үсүе көтелә

Россия Президенты быел инфляция күрсәткече белгечләр фаразлаганнан күпкә югары булуын һәм 8 процент тәшкил иткәнлеген әйтте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел россиялеләрнең хезмәт хакы реаль чагылышта үсә башлады һәм инфляцияне исәпкә алып, 4,1 процентка артты. Ел нәтиҗәләре буенча бу сан 2020 ел күрсәткеченә карата +3,5 процент тәшкил итәчәк, дип сөйләде журналистлар белән ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин.

«Уртача хезмәт хакы реаль чагылышта үсә башлады. Әгәр -2 процент булса, быел инфляция чыгымнарын исәпкә алып, 4,1 процентка үсеш көтелә. Бөтен ел буенча без 5,2 процент үсеш көтәбез», - дип искәртте Путин.

Ул быел инфляция күрсәткече белгечләр фаразлаганнан күпкә югары булуын һәм 8 процент тәшкил иткәнлеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100