news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч яңа нефть ятмасы ачылган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын үткәрде.

 Татарстанда өч яңа нефть ятмасы ачылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «Татнефть» ГАҖ геологлары 2019 елда Татарстанда өч яңа нефть ятмасы (Каневское, Усы һәм МЮД) ачкан. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка нефть компаниясенең директорлар советы утырышында шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татнефть» төркеме буенча чыгарыла торган нефть запасларының көтелгән гомуми үсеше 45,1 миллион тонна тәшкил итә, 2019-2022 елларда запасларның үсеш күрсәткечләре 2030 елга кадәрге Стратегия белән чагыштырганда 2,9 мәртәбә арттырылган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

2019 елда «Татнефть» төркеме нефтьчеләре 26 скважина (шуларның 23е – Татарстаннан читтә) бораулаган, алар барлыгы 68,2 мең метр җир казыган. Уңыш коэффициенты 73 процент тәшкил иткән.

«Татнефть» директорлар советы утырышында шулай ук 2019 елның унбер аенда компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар, компаниянең 2020 елның гыйнвар ае һәм беренче кварталына бюджетын расладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100