Дәүләт ярдәменә дәгъва итүче стратегик предприятиеләр исемлегендә ТР вәкилләре дә бар

РФ Хөкүмәте төзегән башлангыч исемлектә 9 республика компаниясе бар
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Авыр икътисади вәзгыять шартларында дәүләт ярдәменә дәгъва итүче стратегик предприятиеләрнең башлангыч исемлегендә Татарстанның 9 предприятиесе дә бар. Россия Хөкүмәте төзи торган исемлеккә Татарстан «КАМАЗ», «Татнефть», «Татэнерго», «Түбән Кама нефтехим», «ТАИФ-НК», «Казаноргсинтез», «Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе» ААҖ, «ТАИФ» төркеме, «Соллерс» ны тәкъдим иткән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан хәзер федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәме алу өчен өстәмә тәкъдимнәр әзерли. Аның буенча, өстәмә исемлеккә тагын берничә предприятие кертелгән. Алар арасында «Түбән Кама шин», «Татспиртпром», «Казан вертолет заводы» ААҖ һ.б. бар.