news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел ел башыннан бирле «Татнефть» җылылык энергиясен тапшыруны арттырган

Генераль директор урынбасары, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте департаментының Казандагы директоры Дамир Мөхәммәтшинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр.

Быел ел башыннан бирле «Татнефть» җылылык энергиясен тапшыруны арттырган
https://tatarstan.ru

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 9 ае эчендә «Татнефть» җылылык энергиясен тапшыруны — 26, шина продукциясен — 18, электр энергиясен җитештерүне — 15 һәм нефть табышын — 5 процентка арттырган. Ачык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлек нәтиҗәләре Рөстәм Миңнеханов үткәргән директорлар советы утырышында әйтелде.

Чарада компаниянең ун ай эчендәге бюджеты үтәлеше, дебитор һәм кредит бурычлары турында сөйләделәр һәм 2021 елның декабренә бюджет расланды.

Ачык акционерлык җәмгыяте тугыз ай эчендә нефть продуктларын эшләп чыгару һәм аларны ваклап сату челтәре аша сатуны, нефть химиясе һәм композит продукциясен чыгаруны арттыра алган.

Шулай ук «Татнефть» инвестицион активлыкның югары темпын саклап калган. Монда төп проект булып «ТАНЕКО» комплексы тора. Моннан тыш, Казакстанда шиналар җитештерү проекты буенча эш дәвам итә.

Утырыш барышында генераль директор урынбасары, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте департаментының Казандагы директоры Дамир Мөхәммәтшинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр. Ул Татарстан Республикасы нефть сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен ачык акционерлык җәмгыяте бүләкләренә һәм Мактау грамотасына лаек булды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100