news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты Татарстанда инвестклиматны яхшыртуга кагылышлы чараларны раслады

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгына 25 октябрьгә кадәр башка ведомстволар белән бергә төбәкнең инвестицион декларациясе проектын әзерләү, ә 30 ноябрьгә кадәр ТР Инвестицион порталын эшләп бетерү бурычы йөкләнгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте республикада инвестицион климатны яхшыртуга кагылышлы чараларны раслады. Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән документтан күренгәнчә, ТР Икътисад министрлыгы 15 ноябрьгә кадәр билгеләнгән тәртиптә «2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы өчен Россия Федерациясе субъектларының инвестицион климаты торышы Илкүләм рейтингы күрсәткечләренең максатчан әһәмияте проекты»н Министрлар Кабинеты каравына тапшырырга тиеш.

Шушы ук срокта «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән чараларның актуальләштерелгән план проектларын да („юл карталары“)» Хөкүмәт каравына тапшырырга кирәк.

Моннан тыш, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Урта Идел буе дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе белән берлектә 15 ноябрьгә кадәр медицина эшчәнлеген һәм пассажирлар йөртүне лицензияләү хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерергә тиеш.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы алдына шушы ук срокта башка министрлык һәм ведомстволар белән бергә Республика дәүләт шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасын мәгълүматлар белән тутыру планын әзерләү бурычы куела.

30 декабрьгә кадәр «Геопортал РТ» мәгълүмати системасы инженер һәм транспорт инфраструктуралары, инвестицион мәйданчыклар, файдалы казылмалар һ.б. турында актуаль мәгълүматлар белән тутырылырга тиеш. Шулай ук төрле системаларны цифрлаштыруга һәм электрон документлар әйләнешен оештыруга юнәлдерелгән башка инициативаларны да гамәлгә ашыру ниятләнә.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгына 25 октябрьгә кадәр башка ведомстволар белән бергә төбәкнең инвестицион декларациясе проектын әзерләү, ә 30 ноябрьгә кадәр ТР Инвестицион порталын эшләп бетерү бурычы йөкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100