news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы 2,1 миллиард сумлык кредитны реструктуризацияләүне раслады

«Реструктуризация 2,1 миллиард урынына быел бары тик 103 миллион сум гына түләү мөмкинлеге бирә», — дип искәртте Татарстан Республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республиканың 2,1 миллиард сумлык бюджет кредитын реструктуризацияләү турында өстәмә килешү расланган закон проектын кабул итте.

Әлеге карар республика парламентының 24 нче утырышында кабул ителде. «Татарстан 2020 елның декабрендә җәлеп ителгән 2,1 миллиард сумлык кредитны реструктуризацияләүдә катнашты», — диде Татарстан Республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин. 

Реструктуризация шартлары буенча, бурыч тугыз ел дәвамында ел саен түләнәчәк. 2021 елдан 2024 елга кадәр бурыч суммасыннан 5 процент белән, ә 2021 елдан 2029 елга кадәр 16 процент белән түлисе.

«Реструктуризация 2,1 миллиард сум урынына быел бары тик 103 миллион сум гына түләү мөмкинлеге бирә», — дип искәртте Финанс министрлыгы башлыгы.

Парламентарийлар Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан кредит җәлеп итү килешүенә өстәмә килешүне раслау турындагы закон проектын хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100