news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сум күләмендә билгеләнде

Пенсионерларның яшәү минимумы күләме пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләү өчен хисаплана.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Пенсиягә федераль социаль түләү билгеләү өчен Татарстанда 2021 елда пенсионерларның яшәү минимумы күләмен 8 232 сум итеп теркәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге закон проектын күпчелек тавыш белән Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар хуплады.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен, РФ субъектлары тарафыннан ел саен киләсе елга пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгели торган закон кабул ителүен искәртте.

«Билгеле бер форма нигезендә исәпләү башкарыла. Без мәгълүматлары тикшереп карый һәм исәпли алабыз. 2019 елның беренче кварталы өчен республикада яшәү минимумы — 7 546, икенче кварталда — 7 889 сум. Россия буенча 8 944 һәм 9 422 сум. Димәк, 2021 елга фараз — 9 512 сум. Бу саннарны формулага куеп без 7 994 сум китереп чыгарабыз», — диде докладчы.

Шул ук вакытта, Россия төбәгендә пенсионерларның яшәү минимумы күләме агымдагы финанс елына билгеләнгән күрсәткечтән кимрәк икән, киләсе елга пенсиягә социаль өстәмә түләү быелгы күләмдә билгеләнә. 2020 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сумны тәшкил итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100