Сигез айда Татарстанда җитештерү 3,8 процентка арткан, инвестицияләр – 41 процентка

Сигез айда Татарстанда җитештерү 3,8 процентка арткан, инвестицияләр – 41 процентка

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанда гыйнвар-август айларында сәнәгый җитештерү индексы, 2004 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 103,8 процент тәшкил иткән. Августта бу күрсәткеч 104,9 процентка җиткән. Федераль статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы мәгълүматларына караганда, сигез айда республика предприятиеләре 302 миллиард сум үзләре җитештергән тауар җибәргән, эшләр башкарган һәм хезмәт күрсәткән.

Барлык эшчәнлек төрләрен оештыруны исәпкә алып, 478,1 миллиард сумлык җитештергән һәм читтән алынган тауар җибәрелгән һәм хезмәт күрсәтелгән, бу суммага продукция сату һәм хезмәт күрсәтүдән алынган табыш та керә. Гамәлдәге бәяләрдә ул, 2004 елның гыйнвар-август ае белән чагыштырганда, 25,1 процентка күбрәк.

Җитештерүнең гомуми күләмендә ягулык-энергетика файдалы казылмаларын табу аеруча зур чагыштырма авырлыкка ия – 32,7 процент, нефть продуктларын җитештерү – 10 процент, химия производствосы – 14 процент, транспорт чаралары һәм җиһазлары җитештерү – 13,3 процент, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү – 8,2 процент.

Республиканың икътисад һәм социаль өлкәсе үсешенә гыйнвар-августта төп капиталга 62,8 миллиард сумлык инвестицияләр кулланылган.