news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлары Тубыл шәһәрендә «Сибур» компаниясе объектлары белән танышты

Россиянең зур нефть химиясе комплексы елына 2,5 млн тонна полимер җитештерә.

Татарстан журналистлары Тубыл шәһәрендә «Сибур» компаниясе объектлары белән танышты
Гөлнар Гарифуллина

(Тубыл, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Тубыл шәһәрендә «СИБУР» компаниясе объектлары белән танышты. Татарстанның «ТАИФ» компаниясе белән берләшүе алдыннан махсус пресс-тур оештырылды.

Журналистларга «ЗапСибНефтехим» ширкәте эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Төрле җитештерү корпусларына бары тик махсус эш костюмы киеп керү генә рөхсәт ителде.

«ЗапСибНефтехим» Көнбатыш Себердә нефть һәм газ чыгарудан пәйда булган икенчел продуктларны тирән эшкәртә һәм полиолефиннар җитештерә. Россиянең зур нефть химиясе комплексы елына 2,5 млн тонна полимер җитештерергә сәләтле (1,5 млн тонна полиэтилен һәм 1 млн тонна полипропилен). Углеводородларның киң фракциясен (ШФЛУ) җитештерү күләме — елына 8,6 млн тонна. 2020 елда яртысы диярлек экспортка җибәрелгән.

  • 1974 елда Тубыл нефть химиясе комбинаты төзелеше башлана. 1984 елның декабрендә предприятиенең үзәк газ фракциясе җайланмасы файдалануга тапшырыла. 1999 елда Тубыл нефть химиясе комбинаты СИБУР составына кергән, җитәкчелек полимерлар җитештерүгә өстенлек биргән. 2013 елның октябрендә елына 500 мең тонна полипропилен җитештерү куәте белән полимер производствосына старт бирелә. 2014 елда СИБУР «ЗапСибНефтехим» комплексын төзүгә керешә.

«ЗапСибНефтехим» вәкилләре хәзерге вакытта полимерларның 56 маркасы чыгарылуын әйтте, шул исәптән бу югары басымлы 24 маркалы полиэтилен. Бу чимал хуҗалык кирәк-яраклары, балалар уенчыклары һәм башкалар җитештерү өчен кулланыла.

2020 елда полимерларның 79 проценты экспортка юлланган, шуның 53 проценты — Кытайга. 2021 елның беренче кварталында исә, экспортка 61 процент полимер чыгарылган. Баланс базар ихтыяҗларыннан чыгып исәпләнә, беренче чиратта, эчке базарны канәгатьләндерү бурычы тора, ди компания вәкилләре.

«Бездә эшләүчеләрнең яртысы җирле халык булса, яртысы — читтән эшләргә килүчеләр», — дип сөйләде оешма җитәкчелеге. Хезмәткәрләрне «СИБУРИНТЕХ» үзәгендә яңа җиһазларда дөрес итеп эшләргә дә өйрәтәләр. Үзәк җитәкчесе әйтүенчә, бу механиклар, инженерлар яңа җайланмаларда хаталар җибәрмәсен өчен кирәк. Алар башта үзәктә күнегә, чыныга, аннары заводта шул эшне башкара. 2019 елда ачылган үзәктә 26 укыту лабораториясе, практик дәресләр өчен бүлмәләр бар.

«СИБУР» компаниясе яшь белгечләрне әзерләү буенча урта һәм югары һөнәри уку йортлары белән дә системалы эш алып бара. «Мәктәп-вуз-предприятие» чылбырында беренче баскыч — «СИБУР» класслары. Бу 10-11 сыйныфлар өчен уникаль укыту программасы.

«СИБУР» социаль объектлар булдыруга да өлеш кертә. Балалар сәнгать мәктәбе, Тубылның 16 нчы мәгариф комплексы (балалар бакчасы, мәктәп, спорт комплексы), чаңгы-роллер трассасын, скейт-паркны һәм тагын берничә объектны заманча җиһазлауда ширкәттән акчалата ярдәм күрсәтелгән. Киләсе елда кванториум бинасын ремонтларга исәплиләр.

  • СИБУР һәм ТАИФ оешмаларының бизнесларын берләштерү эшен ел азагына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. «СИБУР Холдинг» базасында компания төзелеп, ТАИФ акционерлары нефть химиясе һәм энергетика предприятиеләре группасының контроль акцияләр пакетын тапшырып, 15 процент күләмендә өлеш алырлар дип күздә тотыла. Калган акцияләр пакетын ширкәт соңрак алачак. Шул рәвешле, полиолефин һәм каучук җитештерү буенча глобаль лидерлар бишлегенә керү ниятләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100