news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СИБУР» компаниясе һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрне киметергә исәпли

«Газ чистарту җайланмалары кулланыла, яну процессы көйләнә, факел системалары яңартылып тора, корым чыгуы чикләнә, факел яну зоналарына су пары җибәрелә, герметик җиһазлар файдаланыла», — диде Андрей Кугаевский.

«СИБУР» компаниясе һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрне киметергә исәпли
Гөлнар Гарифуллина

(Тубыл, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге «СИБУР» компаниясе һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрне 2025 елга кадәр 23 процентка киметергә ниятли.

Бу хакта Татарстан журналистларына пресс-тур барышында «ЗапСибНефтехим» ҖЧҖ ның технологик нәтиҗәлелек буенча директоры Андрей Кугаевский сөйләде.

«Газ чистарту җайланмалары кулланыла, яну процессы көйләнә, факел системалары яңартылып тора, корым чыгуы чикләнә, факел яну зоналарына су пары җибәрелә, герметик җиһазлар файдаланыла, сыекландырылган газны суыру өчен герметик насослар кулланыла», — диде Кугаевский.

Ул, шулай ук, су белән тәэмин итү системасы су кулланышын киметүен һәм елына 8 млн кубометр елга суына экономия ясалганын әйтте. Эш өчен Иртыш елгасы суы кулланыла.

Ресурсларны саклау технологияләре нәтиҗәсендә, «СИБУР» компаниясе 2025 елга су кулланышын 53 процентка киметергә ниятли. Сулыкларга зарарлы калдык матдәләр дә бөтенләй агызылмаячак, дип планлаштыралар.

Аерып җыю системасын оештыру нәтиҗәсендә, оешма каты көнкүреш калдыклары күләмен 60 процентка киметергә исәпли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100