news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росстат: Россиядә рәсми эшсезлек 5,2 процентка кимегән

Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Үзәк федераль округта күзәтелә, иң югары күрсәткеч — Төньяк Кавказда.

(Казань, 23 июня, «Татар-информ»). Россиядә теркәлгән эшсезләр саны икътисади актив халыкның 5,2 процентына кадәр кимегән. Әлеге күрсәткеч апрельдә 5,3 процент булса, мартта 5,4 процент дип билгеләнгән. Бу хакта бүген Росстат язып чыкты, дип хәбәр итә Известия.

"Эшсезләр саны быелның май аенда апрельгә карата 105 мең кешег,ә яки 2,6 процентка ким. Ә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 358 мең кешегә азайган, ягъни 8,3 процентка", — диелә әлеге идарә хәбәрендә.

Җәйгә Россиядә 75,8 миллион икътисади актив халык теркәлгән. Алар 15-72 яшьлек кешеләр.

Узган ел эчендә эшсезлек дәрәҗәсе илдә 0,4 процентка кимегән.

"Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Үзәк федераль округта күзәтелә (3,4 процент), иң югары күрсәткеч — Төньяк-Кавказда (11,4 процент)", - ди Росстат.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot