news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бала карау буенча пособие ике тапкыр артачак

1 июньнән пособиенең минималь күләме 3 375 сумнан 6 752 сумга кадәр артачак.

Россиядә бала карау буенча пособие ике тапкыр артачак
Солтан Исхаков

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы пандемия нәтиҗәләре белән көрәш өчен кичектергесез чаралар турында хөкүмәтнең комплекслы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Чараларның берсе буенча беренче баланы карау буенча бирелә торган пособиене ике тапкыр арттырыла. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

11 майда Россия Президенты Владимир Путин пособие күләмен арттырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, мондый ярдәмне эшләмәүче гражданнар, шул исәптән студентлар ала. Кагыйдә буларак, бу ярдәмгә яшь ата-аналар мохтаҗ.

Төзәтмә «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре, сенатор Андрей Турчак җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме тарафыннан кертелде.

Закон проектын кабул итү нәтиҗәсендә 1 июньнән пособиенең минималь күләме 3 375 сумнан 6 752 сумга кадәр артачак. «Мондый сумма яшь ярымга кадәрге һәр балага түләнәчәк», — дип аңлатты Вячеслав Володин. Пособиенең максималь күләме шул ук вакытта 6 000 сумнан 13 504 сумга кадәр артачак.

«Бердәм Россия» партиясенең тагын бер төзәтмәсе 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр 10 мең сум түләүне яклауга юнәлтелгән.

«Президент түләүләрне балалары булган гаиләләргә турыдан-туры ярдәмгә юнәлдерергә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, акча, гаиләнең бурычлары өчен кредитор тарафыннан алынса, бу дөрес булмаячак», — дип аңлатты «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаев.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100