Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Чемезов Чаллыда КАМАЗ кабиналары каркаслары заводын ачачак
Завод 2016 елда төзелә башлады, булачак җитештерүнең гомуми куәте елына 50 меңнән артык кабина тәшкил итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Диана Авакян). 27 майда Чаллыда КАМАЗ автомобильләре өчен К5 кабиналар каркасы заводы ачылачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» Дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«КАМАЗ стратегиясе техник яктан да, тышкы яктан да яңартуны таләп итә торган яңа модель рәтен җитештерүгә юнәлдерелгән. Яңа завод 2016 елда төзелә башлады. Бу соңгы ун елда КАМАЗ территориясендә төзелгән иң эре объект», - диде Лилия Галимова.
Җитештерүнең гомуми куәте елына 50 меңнән артык кабина тәшкил итәчәк. Бинаны КАМАЗ төзи, җитештерүне оештыруны Daimler AG башкара, эксплуатацияләүче оешма - «Даймлер Камаз Рус». Объект 4 модульдән тора. Проект каркаслы кабиналарның тулы производствосын булдыруны күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз