news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды лаеклы ялга чыкканда пенсия күләмен мөмкин кадәр зур итү өчен киңәш бирә

Пенсиягә чыгарга биш ел калгач, пенсия хокукларын тикшерергә кирәк.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Лаеклы ялга чыгуга алдан әзерләнергә кирәк. Барыннан да элек, кирәкле документлар булырга, ә аларны тикшерү һәм рәсмиләштерү билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш, ди Пенсия фонды экспертлары.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, пенсия билгеләү процедурасын тизләтү һәм гадиләштерү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды клиент хезмәтенә алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук үз эш бирүчеңә документлар белән эш итүне башлау өчен мөрәҗәгать итү мөһим. Иң яхшысы — пенсиягә чыкканчы биш ел эчендә пенсия хокукларын тикшерә башлау. Ким дигәндә, моны пенсия яше җиткәнчегә кадәр алты ай кала эшләргә була.

Россия Пенсия фонды белгечләре элеккеге эш бирүчеләргә һәм архив органнарына хезмәт стажы турында мәгълүмат алу өчен запрослар җибәрә, хезмәт кенәгәсен тутыруның дөреслеген тикшерә. Алар пенсия билгеләнгән вакытка пенсия эше макетын әзерләячәк.

Кирәк булганда шәхси исәп-хисапны тиешле мәгълүматлар белән тулыландырачаклар. Бу булачак пенсионерга барлык эш чорларын исәпкә алу һәм, димәк, мөмкин булган кадәр пенсия күләме алу өчен кирәк. Шулай ук Россия Пенсия фондына тагын бер кат бармас өчен дә кирәк.

Шул ук вакытта пенсия коэффициентларының саны иминият взнослары суммасына бәйле: рәсми хезмәт хакы югарырак булган саен, эш бирүче булачак пенсиягә взносларны күбрәк, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100