Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга ел башыннан чит ил товарлары узган елгыдан ике тапкыр күбрәк кертелгән
Экспорт күрсәткечләре, киресенчә, узган елгыдан дүрт мәртәбә азрак булган.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2020 елның тугыз аенда Татарстан таможнясы узган ел белән чагыштырганда чит ил товарларының ике тапкырга күбрәк кертелүен теркәгән. Шул ук вакытта, экспорт күрсәткечләре, киресенчә, узган елгыдан дүрт мәртәбә азрак булган. Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте полковнигы Марат Гәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый мәгълүматлар китерде.
«2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан таможнясы тарафыннан теркәлгән тышкы сәүдә әйләнеше 246 миллион 405 мең АКШ доллары (2019 елгы күрсәткечтән 1,2 мәртәбә артыграк) тәшкил итте. Шуның 22 миллион 217 мең доллары (2019 елгы күрсәткечтән 4,43 тапкыр кимрәк) – экспортка, 224 миллион 187 мең доллары (2019 елгы күрсәткечтән 2,15 мәртәбә артыграк) импортка туры килә», - дип искәртте Гәрәев.
Экспорт буенча Үзбәкстан, Һиндстан, Сербия, Кытай һәм Төрекмәнстан республиканың иң зур сәүдә партнерлары булган. Татарстаннан бу илләргә, нигездә, машина төзелеше, химия сәнәгате продукциясе, каучук һәм җылылык-энергетика товарлары (10,56 процент) озатылган.
Германия (35,76 процент), Италия (18,86 процент), Корея Республикасы, Төркия һәм Кытай быел импорт буенча республиканың иң зур сәүдә партнерлары булган. Әлеге илләрдән Татарстанга күбесенчә машина төзелеше продукциясе, металл һәм аларның эшләнмәләре, текстиль һәм аяк киемнәре кертелгән.
«Европада заводлар эшләүдән туктаганлыктан, республикага җиһазлар кертү бик нык кимеде», - дип искәртте Гәрәев.
Пандемиянең тискәре йогынты ясавына да карамастан, Татарстан таможнясы федераль бюджетка 3 миллиард сумнан артык акча күчергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз